Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа сезонда – яңа җиңүләр!

Ярышларда Әлмәт “Ак бүре” көрәш федерациясе егетләре уңышлы чыгыш ясадылар.

Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Солтанов Инсаф Сәет улы истәлегенә багышланган 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча IX Республика турниры узды.

🥇 🥈 🥉 Нәтиҗәләр бик тә өметле. Җиңүчеләр исемлеге.

2011 елда туган һәм яшьрәк көрәшчеләр арасында:
🔸28 кг. 3 урын Кадыйров Мансур(Тайсуган)
🔸35 кг. 2 урын Чернов Андрей (Кәләй), 3 урын Исмәгыйлев Хәким (Колшәрип), 3 урын Хәнипов Раил (Габдрахман)
🔸40 кг. 2 урын Рәхимов Альмир( Тайсуган)
2007-2010 елларда туган көрәшчеләр арасында:
🔸45 кг. 1 урын Гыйниятуллин Руслан ( Колшәрип)
3 урын Телишев Иван ( Кәләй)
🔸55 кг. 1 урын Кузнецов Альберт(Кәләй)
2004-2006 елларда туган батырлар арасында:
🔸50 кг. 2 урын Додов Абдубашир ( Яңа Кәшер)
🔸65 кг. 3 урын Сергиванов Алексей (Кәләй)
3 урын Ибләмов Айдар (Тайсуган)
🔸70 кг. 1 урын Агаларов Чыңгыз (Кәләй)
2 урын Спиридонов Роман (Кәләй)
3 урын Хәнипов Данил (Габдрахман)
🔸75 кг. 3 урын Мәскәү Булат (Әлмәт)
🔸75 кг. 3 урын Лаптев Артем (Кәләй)

Шунысын да билгеләп үтик, яңа сезонга Әлмәтнең "Ак бүре" көрәш Федерациясе "Татнефть" компаниясенең хәйрия фонды ярдәме белән авыл секцияләрендә шөгыльләнүче яшь батырлар өчен формалар сатып алды. Барлыгы 95 комплект. Егетләр инде формаларын алып, сөенеп, яңа көчләр белән яңа ярышларда көрәшәләр. Әле күптән түгел узган 2004-2005 елгы егетләр арасында ТР көрәш федерациясе кубогына узган Татарстан беренчелегендә Әлмәт егетләре командалар арасында икенче урын яуладылар. Үзләренең тренерларының киңәшләрен тыңлап югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса