Әлмәт спортчысы бочча буенча бөтенроссия ярышларының бронза призеры булды
Ярышлар Самарада узды.
22 нче августтан 26 нчы августка кадәр Самарада терәк – хәрәкәт аппараты зарарланганнарның бочча спорты буенча бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышларда 40тан артык спортчы катнашкан, шәхси ярышларда 4әр комплект медаль уйнатылган. Бу хакта район физкультура, спорт идарәсе хәбәр итә.
Әлмәттән Рамазан Хуҗин – «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт буенча инструкторы В.И. Архипов шәкерте. Ярышларның өченче көнендә ул иң яхшыларның берсе булды һәм өченче урынны алды.
Фото: район физкультура, спорт идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа