Әлмәт көрәшчеләре «Азия балалары» VII халыкара спорт уеннары призерлары булдылар
Арина Алексеева һәм Ярослав Кобрин икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Әлмәт көрәшчеләре Арина Алексеева (хатын-кызлар көрәше) һәм Ярослав Кобин (грек-рим көрәше) Татарстан җыелма командасы составында «Азия балалары» VII Халыкара спорт уеннары призерлары булдылар. Арина – икенче, Ярослав өченче урынны яулады. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.
Спортчылар тренерлар Эдуард Гаджиев, Эльвира Нәбиуллина һәм Динар Гатеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа