Әлмәттә беренче тапкыр терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен триатлон буенча Россия чемпионаты узды
Ярышларда 10 регионнан 25 спортчы катнашты.
Әлмәттә беренче тапкыр терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен триатлон буенча Россия чемпионаты узды: 10 регионнан 25 спортчы катнашты, алар арасында Токиода 2020 елгы параолимпия уеннары чемпионы Михаил Асташев та бар иде, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.
Аннары «балалар лигасы»старт алды. Бөтен Россиядән 7дән алып 12 яшькә кадәр балалар үз көчләрен сынап карый алды. Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр медальләр алдылар.
Фото: район башлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа