Әлмәт ике көн эчендә илнең 23 регионыннан 700 дән артык иң көчле спортчыны берләштерде.
Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионатының ике көне узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Хатын – кызлар арасында бронза медальне Пенза өлкәсе командасы яулады-Алинә Малышева, Виктория Шишкина, Арианна Блясова. Санкт-Петербург командасы икенче урында-Александра Разаренова, Алевтина Стеценко, Елизавета Жижина. Беренче урында-Мәскәүдән Анастасия Абросимова, Инна Сысоева, Анна Горева.

Ир – атлар арасында өченче урынны-Дмитрий Эсаулов, Александр Люльков, Николай Ларин (Пенза өлкәсе) яулады. Икенче урында – Сергей Мырзин, Денис Селиверстов, Даниил Кондрашев (Санкт-Петербург). Җиңүчеләр-Григорий Антипов, Дмитрий Полянский, Илья Прасолов (Мәскәү).