Әлмәттә мөмкинлекләре чиклеләр ГТО нормативларын тапшырды
15 июль көнне шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен массакүләм спорт чарасы узды.
Чарада ГТО тестлау үзәге дә катнашты.
"Без махсус җиһазлар белән мобиль мәйданчык оештырдык, анда бәйрәмгә килүчеләрнең барысының да ГТО нормативларын үтәү мөмкинлеге булды. Әлеге вакыйга ел дәвамында Әлмәт шәһәренең тестлаштыру үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар исемлегенә керде. Иганәчеләр ярдәме белән барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар", - дип хәбәр итә ГТО тестлау үзәге белгечләре.
Фото: ГТО тестлау үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа