Әлмәттә укыту-тренировка җыеннары башланды
Соңгы елларда Әлмәттә триатлон спорты аеруча популярга әверелде.
Инженер лицее базасында триатлон буенча укыту-тренировка җыеннары башланды. Җыеннар Әлмәт шәһәре хакимияте, «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт районы мәгариф идарәсе һәм лицей администрациясе ярдәме белән үткәрелә.
Беренче тренировка көнендә район башлыгы Тимур Нагуманов спорт җыеннарында булды. Җыелышта футбол буенча спорт мәктәбенең 52 спортчысы катнашты. 21 көн дәвамында балалар иртәндән кичкә кадәр шөгыльләнәчәк. Алар өчен мәктәп ашханәсендә туклану оештырылган.
Шундый ук чаралар параллель рәвештә башка спорт төрләре буенча да уза. Шунысы куанычлы, балалар өчен мондый чаралар нәкъ менә җәйге чорда үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 6 июньнән районның барлык мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары старт ала.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia