Әлмәткә бөтен илдән грек-рим стилендә  көрәшүчеләр җыелачак
Спорт

Әлмәткә бөтен илдән грек-рим стилендә көрәшүчеләр җыелачак

Анда Россиянең 20 төбәгеннән 250 спортчы, шулай ук Сирия һәм Белоруссиядән килгән спортчылар катнашачак.

14 майдан 15 майга кадәр шәһәребездә «Татнефть» призларына грек-рим көрәше буенча XXVI Бөтенроссия турниры узачак.

Чара "Юбилейный» спорт комплексында узачак. (Әлмәт шәһәре, Белоглазов ур., 60)
Ул 14 һәм 15 майда 10:00 сәгатьтә башлана.


Тантаналы ачу 14 май көнне 16:00 сәгатьтә булачак.


Керү ирекле!