Әлмәт боксчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңү яулады
Турнирда Идел буеның иң яхшы 257 спортчысы катнашты.
25 апрельдән 1 майга кадәр Ижевск шәһәрендә 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
ТР җыелма командасы составында Әлмәт шәһәреннән 4 егет һәм бер кыз катнашты.
21 мәктәптән Юсупов Йосыпов Илназ җиңү яулап, Россия Беренчелегенә әзерләнү һәм анда катнашу өчен укыту-тренировка чараларына юллама алды.
Түбән Мактаманың 1 мәктәбеннән Әминова Рәзилә 3 урынны яулады.
Алар "Девон-яшьлек" бокс клубында тренерлар: Низамиев Р. Р., Бормотов С. А.җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа