Әлмәт спортчысы ил беренчелегендә җиңү яулады
Спорт

Әлмәт спортчысы ил беренчелегендә җиңү яулады

Әлеге масштаб спорт чарасында илебезнең 46 төбәгеннән спортчылар катнашты.

10-16 апрельдә Краснодарда батутта һәм акробатик юлда сикерү буенча Россия беренчелеге узды. Безнең спортчы - Зәйнуллин Рүзәл акробатик юлдан сикерүдә беренче урынны алды.

Ул Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә укый. Тренеры -  Куасов Родион Петрович.