Әлмәт районында «Батыр» боз сарае ачылды
20 март көнне Габдрахман авылында бөтен Әлмәт районы өчен әһәмиятле вакыйга булды - «Батыр» Боз сарае ачылды.
Якшәмбе иртәсендә Габдрахман һәм Тайсуган авылларында яшәүчеләр мөһим вакыйганың шаһиты булу өчен Боз сараена килделәр.
Барлык теләүчеләр өчен экскурсия уздырылып, авыл халкы медицина кабинетын, душы һәм хоккей формаларын киптерү җайланмалары булган киенү-чишенү бүлмәләрен, тренерлар бүлмәсен, методик кабинетны, туклану бүлмәсен, тимераякларны прокатка бирү пунктын, хуҗалык бүлмәләрен кызыксынып карап йөрде. Сарайның «йөрәге» - 56х26 метр зурлыгындагы боз аренасы. Оптималь температура режимы ел әйләнәсе саклана: бозда -7°, бинада +17°. Җанатарлар турында да онытмаганнар - тамашачылар трибунасы 51 урынга исәпләнгән. Сирин Җәләев исемендәге стадион территориясендә төзелгән Боз сарае - Тәха-ветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләреннән авыл кеше-ләренә чираттагы бүләк.
Беренче булып бозга Габдрахман һәм Тайсуган авылларының дин әһелләре чакырылды. Алар азан әйт-теләр һәм Боз сараеның авыллар үсеше хакына озак еллар хезмәт итүен теләп дога кылдылар, шулай ук халыкны спорт белән актив шөгыльләнергә өндәделәр.
«Туган авыл» хәйрия фонды җитәкчесе Равил Җәләев үз чыгышында Боз сараен булдыруга Мәскәү, Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәттән иң яхшы белгечләр җәлеп ителүен билгеләп үтте. Сарайның нигезенә беренче субай кагылган мизгелдән нәкъ бер ел вакыт узган. Объект сыйфатлы итеп һәм үзвакытында төзелде. Равил Шамилович билгеләп үткәнчә, бу - җайга салынган уртак хезмәтнең куанычлы нәтиҗәсе. Сарайны төзүдә һәм җиһазландыруда
катнашкан барлык кеше-ләргә ул ихлас рәхмәтен белдерде.
Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһиров яңа спорт объектының ачылуын авыл тормышындагы мөһим тарихи вакыйга дип бәяләде. Барлык авылдашлары исеменнән ул Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләренә зур рәхмәт белдерде. Аларның авыл үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез: балалар бакчасы, чакырылган мөгаллимнәр өчен дүрт фатирлы ике йорт, бассейны булган спорт комплексы төзелде, иске балалар бакчасына, авыл клубына, мәктәпкә капиталь ремонт уздырылды, анда балалар өчен барлык шартлар тудырылган, тиздән авыл музее да ачылачак. Боз сарае исә хоккейны да, фигуралы шууны да үстерүдә үсеп килүче буынга яңа мөмкинлекләр бирәчәк.
Бу көнне мәртәбәле кунак-лар барысы да спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр. Флаг тотып бозны әйләнү хокукы спорт ветераны, узган гасырның 70-80 нче елларында Габдрахман хоккей командасы капитаны булган Рубин Баһмановка бирелде. Ул яшьләрне үз авыллары белән горурланырга һәм спорттагы җиңүләре белән казанышларны арттырырга чакырды. «Флагны югары тотыгыз!» - диде ул, яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
Хәер, хоккей биредә һәр-вакыт аерым исәптә торды. «Ялкын» (Габдрахман авылы) һәм «Тимерлан» (Тайсуган авылы) командалары үз торак пунктлары данын яклап, хоккей турнирларында призлы урыннар яулыйлар. Күптән түгел спортчыларга яңа формалар бүләк ителгән иде (бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасының 29.12.21 елгы 51 нче санында язылды), хәзер менә Боз сарае да файдалануга тапшырылды. Тантанада ике командадан да кечкенәләр һәм өлкәннәр төркемнәре катнашты. Тантаналы ачылыштан соң ук беренче уеннар да узды.
Боз сарае ул хоккейчыларга гына димәгән. Биредә теләге булган барлык ке-шеләр өчен массакүләм шуу оештырылачак. Прокатка биреләсе тимераяклар сатып алынган инде. Киләчәктә фигуралы шуу секциясен ачу да планлаштырыла.
Туган җиреңдә үз йортың белән яшәргә, авылның саф һавасын суларга, чиста артезиан суын эчәргә һәм шул ук вакытта цивилизациянең барлык уңайлыкларыннан файдаланырга - кайсыбыз гына бу хакта хыялланмый икән? Ә Габдрахман һәм Тайсуган җирлекләрендә яшәүчеләр өчен бу хыял түгел, бүген үк чынбарлык.
Спортны, мәдәниятне һәм мәгарифне үстерү өчен биредә тудырылган шартлар белән авыл түгел, һәр шәһәр дә мактана алмый әле. Боз сарае социаль объектлар чылбырында чираттагы энҗе бөртеге булды. Аз гына вакыт узуга, бәлки, хоккейда һәм фигуралы шууда Габдрахман авылыннан чыккан яңа йолдызлар турында да ишетербез.
Наилә Әл-Әйюби
Хоккейчыларның соклануларына чик-чама булмады.
Динар Ганиев, «Ялкын» командасы һөҗүмчесе:
«Хис-тойгылар әйтеп бетергесез. Балачакта, урамда уйнаганда, туган авылыбызда Боз сараенда уйный алырбыз дип күз алдына да китерә алмый идек. Бу бик шәп. Осталыгыбызны тагын да арттырачакбыз. Җиңгәнче көрәшәчәкбез».
Дамир Шәйхетдинов, «Тимерлан» командасы
һөҗүмчесе:
«Боз сарае төзеләчәген белгәч, бик шатландык. Спорт өчен менә дигән шартлар бит бу. Элек уйнар өчен мәйданчыкны кардан чистарта идек, ә монда бөтен көчне уенга гына юнәлтергә була. Бозның сыйфатында аерма искиткеч зур. Хәзер иң мөһиме - балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү».
Ата-аналар да тудырылган шартларны югары бәяләде.
Татьяна Мөхәммәдиева, Габдрахман авылында яшәүче:
«Барысы да балалар өчен. Минем улым хоккей белән генә түгел, көрәш белән дә шөгыльләнә. Җиңүләре күп. Мин аның белән горурланам. Дуслары да спорт белән мавыга. Үсеп килүче буын өчен шулкадәр күп нәрсә төзелде: бассейн да, стадион да, хәзер менә Боз сарае да».
Биредә күрше торак пунктлар: Нәдер, Бишмунча, Сөләй, Кама-Исмәгыйль, Түбән Мактама һәм Карабаштан килгән балалар да шөгыльләнә алачак.
Рамил Бәдретдинов, Түбән Мактама шәһәр
тибындагы бистәсе башлыгы:
«Бар да бик матур, заманча итеп һәм, әйтергә кирәк, үзвакытында эшләнгән. Спортны үстерү яшьләребез авылдан китмәсен өчен дә кирәк бит. Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләренең керткән өлеше Габдрахман һәм Тайсуган авыллары белән генә чикләнми. Бу - якындагы барлык торак пунктларга да файдага гына».
Илдар Җәләев, Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы:
«Мондый вакыйгаларның безнең республикада булуы бик яхшы. Карабашлылар бирегә һичшиксез киләчәк. Гомумән, спорт ягыннан элемтәләребез тыгыз безнең. Карабаш бистәсе белән Габдрахман авылының волейбол командалары да еш очраша, уртак уеннар үткәрәбез. Хоккей өлкәсендә дә шундый ук тыгыз дуслык җайга салыныр, турнирлар уздырырбыз дип ышанам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа