Әлмәтлеләр ирекле көрәш буенча Татарстан республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
Ярышларда республикабызның 12 районыннан 95 спортчы катнашты.
2022 елның 27-29 гыйнварында Мамадыш шәһәрендә 21 яшькә кадәрге (2002-2004 елларда туган) яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Әлмәт шәһәрен олимпия резервы спорт мәктәбенең дүрт спортчысы тәкъдим итте.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнекеләр 1 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар.
Сабитова Дарина 2 нче урынны яулады.
3 урыннарны алдылар:
Миндиярова Сабина, 62 кг,
Джураев Мөбарәк, 57 кг,
Никитин Алексей, 74 кг.
Безнең спортчыларны һәм аларның тренерлары Нафисуллин Эльмира Равил кызын һәм Галиев Айрат Таһир улын котлыйбыз, Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа