Чын ир-егетләргә - саллы бүләк
Тайсуган һәм Габдрахман авылларының спорт тормышында әһәмиятле вакыйга булды - җирле хоккейчылар бүләккә яңа формалар алдылар.
Тантаналы чара ясалма өслекле Боз сарае янында узды. Әлеге яңа спорт объекты Тәхаветдиновлар, Җәләевләр һәм башка спонсорлар - спорт сөюче гаиләләрнең акчалата ярдәме бәрабәренә Габдрахман авылында Сирин Җәләев исемендәге стадион территориясендә төзелгән. Боз сарае - әлеге торак пункт инфраструктурасын тагын да баетучы мөһим объект. Бик тиздән ул файдалануга тапшырылачак һәм ике авылда яшәүчеләр дә спортның кышкы төрләре белән ел әйләнәсе шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак. Биредә шулай ук фигуралы шуу секциясе дә ачылачак, тимераякларны прокатка алу мөмкин булачак.
«Туган авыл» хәйрия фонды җитәкчесе Равил Җәләев, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә авылда бөтен шартлар тудырылуын ассызыклады һәм һәркемне спорт белән актив шөгыльләнергә чакырды.
Чара барышында Боз сараен төзүдә катнашкан оешма хезмәткәрләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.
Хоккейчылар өчен 121 комплект кием шулай ук Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре акчасына сатып алынган. Алар хоккей белән инде күп еллар шөгыльләнүче һәм төрле ярышларда туган авыллары данын яклаучы спортчыларга, яшь хоккейчыларга һәм хәтта бу спорт төрендә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләргә дә бирелде. Иң кечкенәсенә - 7 яшь, иң өлкән спортчы 50 не күптән узган. Боз сарае директоры Айрат Хәйретдинов әйтүенчә, Габдрахман авылында яшәүче 69 һәм Тайсуган авылыннан 54 кеше хоккей белән шөгыльләнә икән. Тренировкалар атнасына өч тапкыр урамдагы хоккей мәйданчыгында уза. Боз сараен ачканнан соң, «Батыр» дип исемләнгән бердәм команда булдырырга исәпләре. Боз сарае да шулай дип аталачак.
Хоккейчылар бүләкне югары бәяләделәр.
Ранил АЛИМОВ, Габдрахман командасы капкачысы, 10 ел хоккей уйный:
- Форма бик ошады, комплект яхшы. Бөтен командабыз исеменнән спонсорларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Башка районнарда таныш егетләр бар, алар форманы үз-ләре сатып алалар, ә бу һич тә арзан түгел.
Чулпан ГАФИЯТУЛЛИН, Тайсуган командасы сакчысы, 20 ел хоккей уйный:
- Спорт белән шөгыльләнү өчен бездәге сыман шартлар беркайда да юк. Бу яшьләр өчен бик яхшы, үсү мөм-кинлекләре бар. Элек кыш көне генә хоккей уйный идек. Боз стадионы ачылу белән, ел әйләнәсе уйнау һәм күнегүләр ясау мөмкин булачак.
Наилә Әл-Әйюби
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа