Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә "Яшел Фитнес" проекты сезоны тәмамланды

20 000 әлмәтле саф һавада 200 дән артык тренировкада катнашкан.

26 сентябрь көнне оештыручылар 2021 елның җәйге сезонының Last Day йомгаклау фестивален үткәрделәр. Әлмәтлеләр өчен гаилә-спорт программасы әзерләделәр, ә проектта иң актив катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алдылар.

25 мәктәпнең футбол кырында әлмәтлеләр өчен гаилә, спорт бәйрәме узды. Разминка, зумба, «Легкие крылья» урам театры чыгышы, балалар зумбасы, фотозона һәм тәм — томнар-болар барысы да Last Day Яшел Фитнес фестивалендә бар иде. Иң актив катнашучылар  квадрокоптер, пылесос, колонка, чыбыксыз наушниклар, фитнес-беләзек, ноутбук кебек кыйммәтле бүләкләр алды.

Май аеннан сентябрь аена кадәр әлмәтлеләр саф һавада "Яшел фитнес" белән бергә спорт белән шөгыльләнделәр. Барлык тренировкалар  бушлай һәм барлык теләүчеләр өчен уздырылды. Җәйге сезонда Әлмәттә 20 меңнән артык кеше өчен саф һавада йога, зумба, функциональ тренировкалар, аэробика, брейк-данс, «әни+сабый» күнегүләре, пилатес, йөгерү күнегүләре, балалар өчен эстафеталар, джампинг, шулай ук фестивальләр һәм тематик чаралар — сап-тур, җәйге террасада йога, велоэкскурсияләрдә булды. Тренировкаларны квалификацияле белгечләр үткәрде.

Проектның җәйге сезоны халыкны  яхшы кәеф белән сөендерде, ә оештыручылар киләсе сезон программасын әзерли башлаган да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса