Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең яшь футболчылары легендар "Барселона"га кунакка барачаклар

Яшь уенчылар өчен төп бүләк «Барселона» клубының футбол академиясенә юллама булды.

Әлмәт спортчылары балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлар командалары арасында «Киләчәк сиңа бәйле» ярышлары чемпионнары булдылар.

Ярышларның финал уеннары 26-28 май көннәрендә Сочида узды. Анда Россиянең 12 регионыннан һәм Таҗикстан республикасыннан 11-16 яшьлек 18 малай һәм кыз командалары җыелды. Уеннар ике яшь категориясендә узды. 

Кече яшьтәге балалар арасында иң яхшы уенны Әлмәт балалар йортыннан «Шкид» командасы күрсәтте. Турнирның иң яхшы уенчысы дип команда капитаны Владислав Юпаев танылды. Пенальти сериясе аларга ярышның чемпионнары булырга мөмкинлек бирде.

Хәзер чемпионнарны Кара диңгез ярында урнашкан атаклы «Барселона» футбол клубы академиясендә укыту көтә: Испан методологиясе буенча 10 көн практик һәм теоретик дәресләр, тренировкалар, ярышлар, уеннар һәм экскурсияләр оештырылачак.

 

«Будущее зависит от тебя» турниры — ятим балалар өчен физик үсешкә генә түгел, социальләшүгә, шулай ук гаилә коруына ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы федераль проект. 16 ел эчендә анда Россиянең 140 шәһәреннән 5 меңнән артык команда катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса