Реклама
Спорт
Әлмәт спортчылары каратэ буенча турнирда 5 призлы урын яуладылар
Ярыш 15-16 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узды.
15-16 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган VI төбәкара турнир узды. Турнирда Яр Чаллы, Казан, Оренбург һәм Әлмәттән 160 спортчы катнашты.
Әлмәт данын «Сейкен» клубының 10 спортчысы яклады. Ульяна Садилова ярышлардан алтын медаль алып кайтты, Раилә Шакурова көмеш медаль белән бүләкләнде, ә Артем Полозов, Илья Никифоров һәм Ислам Әмиров бронза медальләр алды.
Азат Бәдретдинов һәм Анастасия Гулькова дүртенче урыннарны алдылар, Даниил Әхмәтов бишенче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа