Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Авыллар шәһәргә килеп көч сынашты

Быел авылда яшәүчеләрнең кышкы спартакиадасы яңа форматта үтте.

Әлмәт районы авыл яшьләренең беренче кышкы спартакиадасы 52 ел элек Яңа Кәшер авылында старт ала. Ул вакытта ярышлар 6, бүген исә 13 спорт төре буенча уздырыла.

Быел спартакиаданы үткәрү хокукы Иске Суркин авыл җирлегенә бирелгән иде. Кызганычка каршы, пандемия аркасында ул яңача форматта үткәрелде.

6 март көнне Әлмәт шәһәре стадионында спартакиаданың финал өлеше узды. Анда барлык авыл җирлекләре вәкилләре, спортчылар, шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашты.

Спорт барлык милләтләрне дә берләштерүче корал буларак, чараны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладылар. Ә аның төп максаты - яшьләрне физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм, әлбәттә, яшьләр арасында дустанә элемтәләрне ныгыту.

ГТО, йөзү һәм хоккей буенча команда ярышлары элегрәк үткәрелде, ә 6 мартта мини-футбол, армспорт, гер спорты, электрон мылтыктан ату, аркан тартышу, чаңгы эстафетасы буенча иң көч-леләрне ачыкладылар.

800 гә кадәр кеше яшәгән авыл җирлекләре арасында Кичү авылы җиңде. Икенче урында Сәрән авыл җирлеге, өченче урынга Аппак авылы командасы чыкты. 800 дән артык кеше яшәгән авыл җирлекләре арасында беренче урынны Тайсуган авылы командасы яулады, икенче урында Габдрахман авылы, өченче урынга Миңлебай авыл җирлеге лаек булды.

- Бабаларыбыз тарафыннан салынган бу яхшы традицияне без лаеклы дәвам итәбез. Барлык командалар да үз авыл җирлекләре данын тырышып яклады. Сәламәт яшәү рәвеше, спорт, җиңүгә омтылыш - уңышка ирешү юлында иң мөһиме шулар, - дип билгеләп үтте спартакиаданың рәсми ябылышында район башлыгы Тимур Нагуманов.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса