Әлмәт йөзүчеләре Казаннан медальләр алып кайтты
18-20 февральдә Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан республикасы беренчелеге узды.
Әлмәтлеләр ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Кузьмина Анастасия - 100м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә 1 нче урынны яулады.
Сәйфетдинов Реналь 800 м га ирекле стиль белән йөзүдә 3 нче урынны алса, 100 м га аркада йөзү буенча 2 нче урынны яулады.
Мәгъдиева Мария-баттерфляй белән йөзүдә 3 нче урынны алды.
Хасаншина Даяна аркада йөзү буенча 3 нче урынны алды.
Әлмәт шәһәренең хатын-кызлар җыелма командасы ирекле стиль белән йөзүдәге эстафетада өч тапкыр көмеш медаль яулады.
⠀
Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа