Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәтнең “Спутник” хоккей командасы Екатеринбургта да җиңү яулады

Дүшәмбе көнне Екатеринбургта узган “Авто” хоккей клубы белән икенче очрашуда «Спутник» уенны актив һөҗүмнәрдән башлады.

Матчның җиденче минутында Айдар Нәҗметдинов 1 нче шайбаны кертте. Хуҗалар аңларга да өлгермәде, безнең команда капитаны Андрей Шолгин нәтиҗәне 0:2 ясады.
Аннан соң уен тынычрак үтте.


Икенче периодта җанатарлар голларны күрмәде. Илленче минутта әлмәтлеләр контратака үткәрделәр һәм Шолгин дубльне рәсмиләштерде. Шуннан соң гына хуҗалар җавап кайтара алды.


2:3 исәбе белән “Спутник” җиңү яулады.

 

Фото: "Нефтяник" ХК матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса