Әлмәт спортчылары - “Ел спортчысы - 2020” бәйгесе номинантлары
Кичә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Ел спортчысы - 2020” тантанасы узды.
ТР cпорт министры В.А. Леонов Әлмәт муниципаль районын массакүләм спорт эшен оештыру буенча 1 нче урын өчен бүләкләде.
“Мирас” спорт-сәламәтләндерү комплексы ТРның иң яхшы спорт объекты дип танылды.
Әлмәт боксчысы, Виталий Петряков “Ел прогрессы” номинациясендә бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа