Зыян күрүчеләрнең икесе Әлмәт шифаханәсеннән чыгарылган
Бүген төнлә медсанчастька Зәй янындагы авариядә зыян күргән алты кеше китерелгән булган.
Фаҗигагә юлыгучылар төрле дәрәҗәдә пешкәннәр, баш сөяге-мие имгәнгән, травматик шок алганнар. Ике кеше шифаханәгә урнаштырудан баш тарткан, дүртесе табиблар күзәтүе астында. Ике кеше реанимациядә. Алар 23, 47, 53, 61 яшьтәгеләр. Зыян күрүчеләрнең барысы да үз аңнарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа