Юлларда исереп машина йөртүчеләр арткан, сак булыгыз!
Бәйрәм алдыннан, ни кызганыч, юлларда һәлакәтләр саны арту күзәтелә.
Шуларның күпчелегендә хәмер кулланып руль артына утыручылар гаепле ди белгечләр. Гафиатуллин урамыннан баручы ВАЗ 2114 автомобиле хуҗасы тик торган машинага килеп бәрелә. Тикшерә торгач аның эчкәнлеге билгеле була. Бу көннәрдә аерата сизгерлек белән юлларда кизү торучы инспекторлар Индустриальная урамында да исерек йөртүчене туктатуларын хәбәр итә. Әлеге ике очрак буенча да 30 мең сум күләмендә штраф салыну буенча карар кабул ителгән. Гаеплеләр автомобиль йөртү таныклыгыннан да колак кагачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа