Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юлда яшь егет мәете табылды

Бүген төнлә М-7 федераль трассасында ЧП була.

Үтеп баручы шофер Чаллының ашыгыч ярдәм станциясенә шалтыратып, юл кырыенда бер ир ятуын хәбәр итә. Ул вакыйга булган урыннан 74 нче регионнан булган КамАЗ машинасы кузгалып китүен әйтә.

Кесәсеннән табылган документларга караганда, егеткә 28 яшь, ул Кемероводан. Тик медиклар егетнең үлгән булуын раслыйлар. Әлегә аның нидән һәм кайчан үлгәнлеге билгеле түгел. Аны машина бәргәнме, яки ыргытып калдырганнармы? Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса