Юлда барганда капоты ачылып киткән
Татарстанның Биектау районында юл һәлакәтендә ике кеше һәлак була.
Авария һич уйламаган җирдән килеп чыга - юлдан барган "Лада Калина" машинасының капоты ачылып китә һәм шофер берни күрмичә каршы як полосага чыгып каршыга килүче "Газель" белән бәрелешә.
Нәтиҗә аянычлы. Һәлак булучыларның икесе дә җиңел машинадагылар.
Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа