Юл-транспорт һәлакәте. Медицина хезмәткәре комада
Бүген иртән ике урам чатында чакыруга баручы ашыгыч ярдәм машинасы ВАЗ-2110 автомобиле белән бәрелешә.
Көчле бәрелешү нәтиҗәсендә реанимация автомобиле Ford юл читендәге тимергә килеп бәрелә һәм кабинасы изелә. Кабинадагы фельдшерның боты сына. Икенче хезмәткәр - яшь кыз баш сөяге-ми травмасы алу сәбәпле комага китә. Шоферга зур зыян килми.
Ике шофер бер-берсен гаеплиләр ди. Бу хәл Казанда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа