Реклама
Казанда Карл Маркс урамында гадәти булмаган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Урам уртасында "Горводзеленхоз"ның су сибү машинасы артына җиңел машина килеп бәрелгән. Бу хакта социаль челтәрләр аша вакыйганың шаһитлары хәбәр итә. Җиңел машинаның алгы өлешенә шактый зыян килгән. Машинаның йөртүчесе һәм һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуы турында хәбәр ителми. Анысын ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+