Юлларда

Юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән

Казан - Ульяновск автоюлында "җиделе" КамАЗ, Лада һәм Мазда белән бәрелешә. Юл-транспорт вакыйгасы кеше гомере өзелү белән тәмамлана.

66 яшьлек ханым урында ук һәлак була. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре шифаханәгә ВАЗ шоферын һәм аның 1991, 1995 елгы пассажирларын, Лада Калина шоферы белән аның 24 яшьлек пассажирын алып китәләр. "Җиделе" руле артына утырган 20 яшьлек шофер Казанга таба юл тоткан була. Ул куркынычсыз тизлекне сакламыйча, алда барган транспорт чарасын узу өчен каршы як полосага чыга һәм башта КамАЗ, аннан башкалары белән бәрелешә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда