Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Велосипедчы машина астында һәлак булган [+ФОТОЛАР]

Берәүләр өчен зур бәйрәм булган беренче май икенчеләр өчен матәм көненә әверелгән...

Һәлакәт кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Әлмәттә була. Гафиатуллин - Әминов урамы киселешендә Лада 217230 (приора) автомобилендә хәрәкәт итүче 1990 елгы ир светофорның кызыл утына тукамыйча 1989 елгы велосипедчыны бәрдерә. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган егетне хастаханәгә озаталар, берничә сәгатьтән ул реанимация бүлегендә җан бирә.
Автомобиль йөртүченең стажы 2 ел булганлыгы һәм аның "Идел-Авто" автомәктәбендә укып чыкканлыгы билгеле. Авария ясаган вакытта ул исерек булган, дип хәбәр итә Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса