Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Юлларда

“Ундүртле” КамАЗга бәрелгән

Кичке алты тулып килгәндә Яр Чаллы-Сарман юлында ВАЗ-211440-26 шоферы алдагы транспорт чарасының маневр ясарга керешүен абайламыйча аны узарга чыга һәм КамАЗ-55111С белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-211440-26 шоферының күкрәк читлеге имгәнә, уң аягының балтыр-табан сөяге сына. Аның пассажирының баш миенә, баш сөягенә һәм уң тезе суставына зыян килә. Икесен дә Әлмәт медсанчастена алып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса