Ульяновскидан килүчеләр авариягә эләккән
Бүген төнге 3 тулып килгәндә Татарстанда куркыныч авария була.
Буа районының Иске Борындык авылы янында «Лада-Приора» машинасы дамбадан оча. Руль артындагы 1991 елгы егет руль белән идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә егет үзе, 1996 елгы кыз вакыйга булган урында һәлак булалар. Тагын бер пассажир хатын-кыз авыр хәлдә Буа хастаханәсенә озатыла.
Зыян күрүчеләрнең өчесе дә Ульяновскидан. Шофер руль артында йоклап киткән дигән фараз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа