Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Укытучы укучыны бәрдергән һәм ярдәм күрсәтмәгән

Татарстанда руль артындагы укытучы икенче сыйныф укучысын бәрдергән.

Һәм аңа ярдәм күрсәтү өчен туктап та тормаган. Чистайдан 8 яшьлек малайның әти-әнисе улларын мәктәптән вакытында көтеп ала алмаганнар. Аны елап беткән, пычрак хәлдә таныш түгел бер ханым китергән. Һәм малайны юлда ак төстәге Шевроле Нива машинасы бәрдереп китүен әйткән.

Ханым әйткән номер буенча машинаны тиз тапканнар. Ул укытучыныкы булып чыккан. Гаепле ханым гаебен таныган. Ул шушы ук мәктәптә укучы улын алырга дип ашыга торган булган. Малайның баш мие селкенгән, битенә зыян килгән. Укытучы малай ята торган хастаханәгә барып гафу үтенергә теләгән. Әмма малайның әнисе 16 елдан артык стажы булган укытучының мондый адымын гафу итәргә җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса