Төнге куркыныч авария, үлүче бар
Исерек егетләр ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән, берсе үлгән.
Кичә төнге унда ВАЗ-2114 машинасы белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешә. Ике егет нык кына эчкәннән соң машинада җилдертергә уйлыйлар. Казанның Боевая урамында 23 яшьлек эшсез ундүртле машинасы белән идарә иткәндә каршы хәрәкәт полосасына чыгып ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗә аянычлы. Яшел Үзәннән булган 24 яшьлек пассажир урында һәлак була. Ашыгыч ярдәм машинасындагы 33 һәм 37 яшьлек ике фельдшер һәм исерек шофер үзе дә зыян күрә. Аларны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр.
KZNLIVE.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа