Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәтле машинасы белән бергә янган, дүрт бала ятим калган

Татарстаннан бер кеше республикадан читтә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

Бу хәл Самара-Уфа-Чиләбе юлында була. Фаразларга караганда, «Опель Астра» зур тизлектә «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешә. Авариядән соң җиңел машинага ут каба. Шоферы машина белән бергә яна.

Кайбер чыганакларга караганда, шофер Әлмәттән булган. Аның дүрт баласы ятим калган. Икесе 2016 елда туган балалар. Аянычлы үлемгә китергән вакыйганың сәбәпләрен ачыклау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса