Татарстанда юл-транспорт фаҗигасе: йөк автомобиле җиңел машинаны изгән
Җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак.
Кичә кич Татарстанда юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләр кулланучылары яза.
Һәлакәт М7 трассасында, Питрәч районында булган. Җиңел автомобиль MAN йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак. Шаһитләр язуынча, җиңел автомобиль йөртүчесе аек булмаган.
Һәлакәт аркасында зур "бөке" хасил булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia