Реклама
3 апрельдә 1:10 сәгатьтә Биектау районы Чыпчык авылында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Opel машинасы белән идарә итүче 29 яшьлек ир-ат тиешле тизлекне арттыру сәбәпле, юл читенә төшеп каплана. Алган тән җәрәхәтләреннән машина йөртүче урында ук вафат булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре җиткерүенчә, ул иминлек каешын эләктермәгән була. Аның 31 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+