Татарстанда йөк машинасының йоклап киткән йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте ясаган
Йөртүче машинасын кабызган һәм алдында торган фурага бәрелгән.
Татарстанның Мамадыш районынында өч йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта җирле матбугат чаралары хәбәр итә.
«Урал» тягачы йөртүчесе йоклап алу өчен тукталышта туктаган. Бераздан ул туна башлаган һәм машинаны кабызган, йөк машинасы кузгалып киткән һәм алдында торган "МАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән. Бәрелешү аркасында зыян күргән "МАЗ" юл кырыенда торган DAF йөк машинасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа