Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Юлларда

Татарстанда тагын коточкыч авария:кеше гомере өзелгән [+ФОТОЛАР]

Юл-транспорт һәлакәте кичә,10 гыйнварда 15:30 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында - Питрәч районы биләмәсендә булган.

Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә.

"Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелгән. "ВАЗ"ның йөртүчесе һәм пассажирлар - 20 һәм 23 яшьлек апа белән сеңел, "Рено"дагы 3 яшьлек малай белән 32 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Юлларда сак булсак иде!..

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса