Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда фаҗига: кар машинасы ярдан түбән тәгәрәгән... үлүче дә бар

Бу хәл Минзәләдә 20 февраль көнне теркәлгән. Кама елгасы буендагы авыл янында ярдан аска тәгәрәгән кар машинасы турында тиешле органнарга әлеге вакыйганың шаһиты хәбәр иткән.

Нәтиҗәдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Минзәлә бүлеге вәкилләре яр буеннан 7 метр ераклыкта кар машинасын тапканнар. Ә аннан 5 метр читтәрәк 1979 елгы ир-ат гәүдәсе табылган. Аның баш миенә зыян килүдән үлгәнлеге фаразланыла, дип хәбәр итә "Минзәлә" порталы.

Шунысын да билгеләп үтәбез: әлеге кар машинасының 9 метр биеклектән килеп төшкәнлеге мәгълүм.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса