Татарстанда автомобиль йөртүче исереклеге аркасында пассажирының башына җиткән
Лениногорск районында Шөгер - Клявлино - Урдала юлының 1 нче чакрымында "ВАЗ-2109" машинасы зур тизлектә каршы як юлга чыгып, юлдан төшеп капланган.
Рульга утырган 1987 елгы егет, алдан җыелган белешмәләр буенча, алкогольдән исерек булган. Транспорт һәлакәтендә аның пассажиры - 1989 елгы егет имгәнүләреннән һәлак булган, автомобиль йөртүче - хастаханәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа