Татарстан юлындагы һәлакәттә велосипедчы картның гомере өзелгән [+ФОТОЛАР]
Юл-транспорт һәлакәте, кичә - 22 майда, көндезге сәгать 2 тулганда була. Баулы - Октябрьский автомобиль юлында велосипедчыны җиңел машина бәрдерә.
Баулы районының 39 яшьлек кешесе идарә итүендәге, Октябрьскийдан Баулыга таба хәрәкәт итүче КIA GEED автомобиленең югары тизлектә баруы да әйтелә. Бу хакта җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре район матбугатына җиткергән.
Велосипедтагы 74 яшьлек картның каршы якка килеше булган. Октябрьскийдан булган әлеге велосипедчы сулга борылыр алдыннан бу хата кулын күтәреп ишарәләми, каршыга килүче машинага да юл бирми. Һәлакәт аркасында велосипедчы урында ук җан бирә.
Машина йөртүче дә җәрәхәт алган. Аны Баулы хастаханәсенә озаталар. Юлларда сак булсак иде!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа