Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәтлеләр катнашында аянычлы юл һәлакәте

Казан-Оренбург юлында кичке дүртләр тирәсендә аянычлы юл һәлакәте теркәлде.

Чистай районында автотрассада «Renault Logan» шоферы маневрның куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узарга чыга һәм «Toyota» маршруткасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер идарә иткән микроавтобус кюветка оча, ә җиңел машинага шактый нык зыян килә. 75 яшьлек шофер бабай урында һәлак була, аның 75 яшьлек хатынын авыр хәлдә Чистай район шифаханәсенә алып китәләр. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар Башкортстаннан һәм Әлмәттән булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса