Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Шоферны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 52 яшьлек ир-атны дәүләт гаепләвенә теләктәшлек белдергән.

Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ике балигъ булмаган үсмернең үлемендә гаепләнә. Шофер көндез "Скания" йөк автомобилендә барганда (өстәвенә каешын да эләктермәгән булган) тизлекне арттыра,"Әлмәт-Чупай чатында "Лада Калина"га юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Җиңел автомобильдә шоферның хатыны һәм балигъ булмаган балалары да утырган була. Авария нәтиҗәсендә арткы утыргычта утырган балалар һәлак була. Йөк машинасы шоферы үзенең гаебен таный һәм үкенүен белдерә. Суд аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итеп колония җирлегенә җибәрү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса