Юлларда

Шофер пошины бәрдергән өчен штраф түлиячәк

Кичә төнге ун тулып килгәндә ундүртле «Лада» шоферы Мәскәү-Уфа юлының Татарстан территориясендәге 1035 нче чакрымында поши бәрдерә.

«Кыргый җәнлекләр» дигән билге зонасыннан үтүенә карамастан, ул тиешле тизлек режимын сакламый. Автомобиль салонындагылар төрле имгәнүләр ала: шоферның баш мие селкенә, кул бармаклары сына, пассаҗирның баш мие селкенү өстенә маңгае һәм ияге җәрәхәтләнә. Икесен дә Алабуга үзәк район шифаханәсенә илтәләр.

Реклама

Поши исәндерме, юкмы, анысы безгә мәгълүм түгел, әмма шоферны поши бәрдергән өчен саллы гына штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шофер пошины бәрдергән өчен штраф түлиячәк
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда