Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Юлларда

Реанимобиль авариягә юлыккан. Пациент үлгән

Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның катастрофалар медицина үзәгенә караган «Форд» реанимобиле куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә юлыга.

Нәтиҗәдә Тула шәһәреннән Казанга алып кайта торган өлкән яшьтәге пациент ханым һәлак була. Аны озата кайтучы медиклар һәм шофер авыр тән җәрәхәтләре алалар.

Юлда «Митсубиси» автомашинасы шоферы руль белән идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыгып «Шевроле» һәм «Форд» белән бәрелешә.

Бу хәл ял көне була. Татарстан медиклары Казанга кайтарылган. Аларның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дәрәҗәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса