Полициядән качам дип авариягә юлыккан
ЮХИДИ хезмәткәрләре кичен патруль вакытында "Лада Калина" машинасын туктатырга тели.
Әмма Буада юлда хәрәкәт итү кагыйдәсен бозучы шофер таләпкә буйсынмый һәм зур тизлектә ЮХИДИлылар яныннан выжт итеп узып китә. Аның артыннан куа башлыйлар. Шофер тизлекне тагын да арттыра һәм руль белән идарә итә алмыйча кюветка барып төшә. Тикшерү шоферның исерек булуын күрсәтә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа