Әлмәттә җәяүлене таптаткан машина бинага бәрелә [+ФОТОЛАР]
Юл-транспорт вакыйгасы Нагорное авылында була.
«Фольксваген Поло» автомобиле шоферы - 1952 елгы ир-ат Үзәк урам буенча барганда юл хәрәкәте кагыйдәсен боза. Нәтиҗәдә ул борылышта руль белән идарә итә алмый башлый һәм 1956 елгы җәяүлене таптата. Аннан соң машина корылмага килеп бәрелә. Башы имгәнгән җәяүле хатын-кызны шифаханәгә озаталар. Шофер да тән җәрәхәтләре ала һәм шифаханәгә урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа