Әлмәттә җәяүлене бәрдерүчене эзләп тапканнар
Якшәмбе көнне кич белән Красноармейкада зур тизлектә җилдерүче шофер чит ил машинасында җәяүлене бәрдергән.
Т-124-ТХ/116 RUS билгесе куелган "Geely Emgrand" йөртүче Нолинкага таба бару юлында юл уңаена баручы җәяүлене бәрдереп китә. Җәяүлене медсанчастька алып киткәннәр.
Оператив-эзләү чаралары барышында гаепле шофер тоткарланган. Ул Дундуков Александр Валерьевич, 04.09.1981 елгы. Аның автомобиле махсус стоянкага урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia