Әлмәттә тагын бер җәяүле машина астына эләккән
Һәлакәт бик аянычлы тәмамланасы булган...
Фаҗига 14 октябрь кичендә булган. Тукай проспекты, 7 нче йорт каршында ACURA MDX автомобиле Ленин урамыннан Советская урамына таба хәрәкәт иткән вакытта 1975 елгы әлмәтлене бәрдерә. Ул юлны көйләнми торган җәяүле кичүеннән уза торган булган. Автомобиль хуҗасы зыян күрүчене шундук хастаханәгә илтә китә. Аны дәвалану өчен өенә оазаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа