Әлмәттә пассажирлар белән микроавтобус авариягә очраган [+ФОТОЛАР]
Юл-транспорт һәлакәте Ленин урамында килеп чыга.
Узып баручылар әйткәнчә, «Фольксваген поло» машинасы төп юл буенча хәрәкәт итүче ГАЗЕЛЬ НЕКСТ микроавтобусына юл бирмичә, Ленин урамыннан 53 нче йорт ишегалдына борыла. Газель йөртүчесе тормозга басарга өлгерми кала, нәтиҗәдә алар бәрелешә. Микроавтобуста пассажирлар да була. Бер кыз зыян күрә. Ашыгыч ярдәм бригадасы аңа тиз арада ярдәм күрсәтә.
Альметьевск ТВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа