Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә исерек шофер гаебе белән ике кешенең гомере өзелгән

Агымдагы елның алты аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр һәм район юлларында 39114 административ тәртип бозу очрагы ачыкланган.

Һаман да руль артына исерек килеш утыручылар күзәтелә. Шундый 313 шоферга карата беркетмә төзелгән. Хәмер кулланган шоферлар катнашында 5 ДТП теркәлгән. Аларда ике кеше үлгән, 6 кеше тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр дә юлда йөрү кагыйдәләрен боза. 1359 очрак аларга туры килә. Шоферларның аларга юл бирмәүнең 943 очрагы ачыкланган. Куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмаучылар да күп - 7950.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса